1 апрель көнне Актаныш авылының “Бүләк” урманы буенда ТР Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Ирек Салихов призына чаңгы ярышлары узды. Районның иң көчле чаңгычыларын ачыклау максатыннан оештырылган әлеге бәйгедә барлыгы 60 кеше үз көчләрен сынады.
Нәтиҗәләргә күз салыйк:
15 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында Гөлия Хәмидуллина һәм Илшат Шакиров (икесе дә Актанышның 2нче санлы урта мәктәбеннән), 16-20 яшьлекләр арасында Регина Минһаҗева (Актанышның 1нче сканлы урта мәктәбе) һәм Илнар Фәрдиев, 21-25 яшьлекләр арасында Ирина Мандыкаева (Мари Суыксу) һәм Илфат Нәбиев (Чалманарат), ә 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Земфира Шәехова (Актаныш) һәм Илфат Иманаев (Актаныш) мактаулы 1 урынга лаек булдылар.