Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген, ягъни 2 апрель көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы юеш кар, яңгыр вәгъдә итә синоптиклар. Урыны белән томан төшү ихтимал. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр тизлектә, кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәчәк.
Һаваның минималь температурасы төнлә -1..+2 градус тәшкил итсә, көндез исә максималь температура +3..+6 градуска кадәр җылыначак.