Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруын профилактикалау

2018 елның 30 марты, җомга

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС)– вак кан тамырларын, бөер, үпкәләрне һәм башка органнарны зарарлаучы авыр узучан авыру.  Авыруның чыганагы булып тирә-юньгә вирус бүлеп чыгаручы тычкан сыман кимерүчеләр тора (йорт тычканнары, урман кимерүчеләре).

Кешегә бу авыру тузан аэрозоле сулау нәтиҗәсендә, кимерүчеләрнең бүлендекләре белән зарарланган предметлар, азык һәм су кулланудан йогарга мөмкин.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруын кешеләр күп очракта урманда ял иткәндә, гөмбә, җиләк җыйганда йоктыра. Шулай ук урман массивлары янында урнашкан, яшәү урыннарыннан читтәрәк булган бакча кишәрлекләрендә (дачаларда) эш сезоны башланган вакытта да аны эләктерү ихтималы бик зур.

Бу авыруны профилактикалау өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:

-шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, ашар алдыннан һәрвакыт кулларны сабынлап юарга;

-табигатьтә ял иткәндә ризык һәм су запасларын ачык калдырмаска, аларны кимерүчеләр керә алмаслык савытларда сакларга киңәш ителә;

-кимерүчеләр зарарлаган ризыкны ашамаска, ашаган очракта термик эшкәртү узганнан соң гына кулланырга;

-ачык су чыганаклырыннан алынган суны кайнатканнан соң гына кулланырга;

-урын-җир кирәк-яракларын, киемнәрне кояшта киптерергә, ә аннан соң тузанын кагарга;

- Ихаталарның чүп,  калдыклар белән пычрануына, чүп уләннәренең купләп усеп китүенә юл куймаска кирәк.

Иң  файдалы һәм үтемле булып даими рәвештә яши торган йортларда, хуҗалык торакларында, бакча участокларында көнкүрештә кулланырга рөхсәт ителгән препаратларны кулланып һәм куллану буенча таләпләрне үтәп кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып бару тора. Бакчачылык, яшелчәлелек, дача кишәрлекләрендә кимерүчеләрне юк итүне яз һәм көз көннәрендә (дача сезоны кергәндә һәм тәмамланганда) башкарырга кирәк.

Ял итү урыннарын сайлаганда чүп калдыклары белән пычранган, куе куаклы, ауган агачлы  урыннарда, иске агач төпләре күп урыннарда урнашмаска тырышырга кирәк.

Авыру кинәт башлана – хәлсезлек барлыкка килә, бизгәк башлана, баш авырта, күңел болгана, костыра, борын тыгыла, коры ютәл төшә, тамак төбе кызара, кыска вакытлы куз күреше начарая, бил һәм эч   авырта, сирәк очракта тәндә төртке-тимгелләр чыга. Мондый билгеләр күзәтелгәндә  кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Шулай булмаганда авыру катлауланып, эчке органнар - бөер, бавыр, нерв системасы һәм башкаларның зарарлануы күзәтелергә  мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International