Актанышның 2нче санлы урта мәктәбендә кунакта

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Актанышның 2нче санлы урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде. Алар балаларны РФнең "Кулланучылар хокуклары турында"гы Законының төп мадәдәләре белән таныштырды, "Товарны дистанцион сату мөмкинлеге" маддәсен тәфсилләп аңлатты. Әлеге орган эшчәнлеге, алкоголь һәм тәмәкенең кеше сәламәтлегенә зыяны хакында видеороликлар күрсәтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International