Талпаннар  аша күчүче авырулардан ничек сакланырга?

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Көннәр җылытып, ялан-кырларда үләннәр чыга, агачлар яфрак яра башлауга, талпаннар да уяна. Әлеге бөҗәкләр аша күчүче авырулардан ничек сакланырга соң?

Сорауга кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре бүлегенең Актаныш районындагы өлкән хезмәткәре Нәҗибә Әминова җавап бирә:

-Иң мөһиме – талпаннар кадалуны булдырмаска кирәк. Шәхси профилактика чараларын утәргә онытмагыз. Талпан кадалу күп очракта урманнарда ял иткәндә күзәтелә. Урманга җыенганда кием астына талпаннар керә алмаслык итеп киенергә тырышырга кирәк. Җиргә утырырга һәм ятарга киңәш ителми. Ял итү өчен сирәк үсемлекле, кояш яхшы яктырткан урыннарны сайлау зарур.

Үз-үзеңне һәм бер-береңне карау зур әһәмияткә ия. Бу кием өстенә, тәннең ачык өлешләренә талпаннар урнашкан булса, аларның тәнгә кадалмавын тәэмин итү өчен урманда  булган вакытта 1-2 сәгать саен эшләнергә тиеш. Урманнан кайткач та зур игътибар белән киемне, тәнне карап алырга кирәк. Талпаннарның кеше тәнендә иң яраткан урыннары – колак арты, култык асты өлешләре, касык тирәсе, эчнең түбән өлеше.

Талпаннардан шәхси саклану чарасы буларак  төрле куркыту чыганаклары (сиптерә һәм сөртә торган препаратлар) кулланырга мөмкин.

Талпан кадалган кеше медицина учреждениесына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International