Социаль челтәрләр аша Пенсия фонды белгечләренә сорау бирү мөмкин

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге гражданнар белән  социаль челтәрләр һәм интернет- блоглар хезмәтләре аша эшләүне киңәйтә башлады. Хәзер татарстанлылар, шул исәптән Актаныш муниципаль районында яшәүчеләр дә Пенсия фонды мәгълүматләрен үзләре өчен уңайлы булган юл белән таба  ала.

Татарстанда Пенсия фонды турында Twitter, Facebook һәм  ВКонтакте социаль челтәрләрендә  белешергә мөмкин. Быел исә Татарстан Пенсия фонды үзенең эшчәнлеген YouTuB каналында да дәвам итә башлады.

Пенсия фонды битләрендә (страница) пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре турында тиз арада киңәшләшергә, шикаять яки теләкләрне  калдырырга, яңалыкларга язылып, пенсия системасындагы үзгәрешләр турында хәбәрдар булырга мөмкин.

Соңгы елда социаль челтәрләр аша республикабыз гражданнары 1000 сорау белән мөрәҗәгать иткән. Telegram мессенджеры чаралары аша onlineконсультацияләр халык арасында еш кулланыла. Telegram аша сорау бирү өчен иң элек әлеге программаны урнаштырырга һәм +7 (927) 419-27-27 номерына сорау җибәрергә кирәк. Татарстан Пенсия фонды белгечләре кыска вакыт эчендә сорауга җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International