Актаныш яшь батырларын барлый

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Актаныш муниципаль район Башлыгы призына уздырылучы татар-башкорт милли көрәш бәйгесенең инде егерме еллык тарихы бар. Бүген дә кулларында сөлге уйнатучы батырларны кабат келәмгә җыйды ул – Актанышның универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк ир-егетләр бил алышты. Ике көн дәвам итәчәк әлеге ярышларның төп максаты - районыбызның яшь көрәшчеләрен барлау, аларны осталыкларын үстерү, апрель аенда Татарстанныбызның беренче Президенты Миңтимер Шәймиев кубогына узачак республикакүләм бәйгедә катнашырдай батырларны ачыклау.

Быелгы бәйгедә районыбызның белем бирү учреждениеләреннән барлыгы 134 яшь көрәшче көч сынаша.

Турнир, Кемерово фаҗигасендә гомерләре өзелгән ватандашлар истәлегенә, бер минут тынлык белән башланып китте.

Бәйгенең төп өлеше башланыр алдыннан, район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов милли көрәш буенча Татарстан, Россия күләмендә җиңү яулаган, призлы урыннарга ия булган егетләргә, аларның остазларына үзенең Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International