"Туган як" музеенда яңа тарихи экспонат урын алды

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Тарихи чыганакларга күз салсак, районыбыз үзәге булган өске Актаныш төзелүгә быел октябрь аенда 50 ел тула. Актаныш муниципаль районының “Туган як” музеенда юбилейга әзерлек эшләре башланды инде. Бу хакта безгә аның директоры Мирсил Әһлетдинов хәбәр итте.

Бүген исә бу олы вакыйга уңаеннан, "Актаныш полигон ТБО" муниципаль унитар предприятиесе инженеры Фоат Фазлыев музейга тарихи экспонат – теодолит тапшырды. “Әлеге җиһаз 1970-1980 елларда өске Актанышта күпфатирлы йортларны, биналарны, шулай ук район хакимияте бинасын төзүдә дә кулланылган”, - дип аңлатты ул.

Теодолит -  төзелеш эшләрендә топографик төшерү алып барганда горизонталь һәм вертикаль почмакларны үлчи торган җиһаз. Аны ара озынлыгын ачыклауда да кулланалар. Еллар узгач, теодолитка алмашка, гидротеодолит, кинотеодолит һәм тахометр барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International