Актаныш районы прокуратурасы хәбәр итә

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Актаныш районы прокуратурасы шул җирлектә яшәүче 43 яшьлек гражданга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Әлеге граждан, РФ җинаятьләр Кодексының 238 маддәсенең 1нче кисәге нигезендә, тиешле таләпләргә җавап бирмәгән, кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудыручы товарны, шулай ук азык-төлекне саклаганы һәм сатканы өчен гаепле дип табылды. Суд тарафыннан ачыкланганча, ул, 2017 елның 23 декабрендә 14 сәгать 40 минут тирәсендә, полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәргән вакытта, ярлыгына “Лосьон косметический” дип язылган спиртлы катнашманы саткан вакытта тоткарлана. Суд-медицина экспертизасы әлеге сыеклык составында кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы катнашмалар барлыгын ачыклады. 

Район суды тарафыннан әлеге граждан РФ җинаятьләр Кодексының 238 маддәсенең 1нче кисәге нигезендә гаепле дип табылды һәм аңа карата 10 мең сум күләмендә штарф җәзасы билгеләнде. Хөкем карары әлегә көченә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International