27-28 март көннәрендә Актаныш муниципаль районының "Актаныш технология техникумы” дәүләт автономияле урта һөнәри белем бирүче мәгариф оешмасы базасында хуҗалыкларда хезмәт куючы савымчылар, зоотехниклар, мал табиблары өчен укытулар оештырылды. Савым аппаратларын дөрес куллану, сыерлар арасында барлыкка килүче авырулар сәбәпләре, аларны булдырмый калу юллары кебек темаларны үз эченә алган әлеге укуларда “ТатЛаваль” ябык акционерлык җәмгыяте вәкилләре дә катнашты.
Кичә семинарның ачылу өлешендә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов та катнашты.