26 нчы март көнне Яңа Кормаш авылының “Газиз” мәчетендә, Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан, “Татар дөньясының мәрҗәне” дип аталган кичә үтте. Авыл китапханәсе хезмәткәрләретарафыннан оештырылган әлеге чара Риназ хәзрәтнең Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Кунак итеп чакырылган авыл халкы Шиһабетдин Мәрҗәнинең тормыш юлы, эшчәнлеге хакында шактый мәгълүмат туплады. Шулай ук татарның күренекле мәгърифәтчесе турында газета-журналларда дөнья күргән язмалардан кургәзмә оештырылды.