Синоптиклар көчле буран турында кисәтә

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бүген, ягъни 28 март көнне Татарстан Республикасында болытлы һава көтелә. Синоптиклар көчле буран турында кисәтә. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кимиячәк, диләр алар. Юлларда кар көртләре хасил булу ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге 13 метрга кадәр җитәчәк. Һаваның төнлә минималь температурасы -3..-5, көндез исә максималь температурасы 1..-3 градус тәшкил итәчәк.

Юлларда бозлавык. Сак булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International