Татар Суыксуы авылы нәниләре китапханәдә кунакта булды

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

23 март көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә "Ромашка" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булды. Экскурсиянең максаты - мәктәпкәчә яшьтән үк аларда китапка мәхәббәт, хөрмәт, сакчыл караш тәрбияләү. Китапханә апалары аларны китапханә эшчәнлеге һәм китап фонды белән таныштырды. Балалар төрле формадагы китапларны, кечкенәләр өчен чыгучы төсле журналларны бик яратып һәм кызыксынып карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International