"Кайнар линия"дә - торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар

2018 елның 27 марты, сишәмбе

29 март көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар буенча “Кайнар линия” эшләячәк.

“Кайнар линия” аша Татарстан Республикасындагы кеше хокуклары буенча вәкатле Аппарат, “ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге җәмәгать күзәтчелеге төбәкара Үзәге” коммерцияле булмаган партнерлык, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы, ТРның күпфатирлы йортлары идарәчеләре оешмасы берлеге вәкилләренә сорау белән мөрәҗәгать итү мөмкин булачак.

Телефон номеры: (843) 236-00-71.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International