Росреестр җитәкчесенә сорау бирә аласыз

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Татарстан Росррестры хәбәр иткәнчә, 29 март көнне 10-11 сәгатьләрдә Россия федерациясенең икътисад үсеше Министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченкога сорау белән мөрәҗәгать итү мөмкин булачак. Туры элемтә телефоны: 8 800-200-09-09. Россиянең барлык регионнарыннан да шалтырату бушлай. Теләге булганнар бүген үк zavtrak@rg.ru электрон почтасы, шулай ук 8 499 257 58 92 номерлы факс аша сорауларын юллый ала.

ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International