Татарстанда буран көтелә

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

27мартта төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кимергә мөмкин, диелә хәбәрдә. 

Аязучан болытлы һава күзәтеләчәк. Урыны белән аз күләмдә кар, шулай ук юеш кар, аерым районнарда буран вәгъдә итә синоптиклар. Җил көньяк-көнбатыштан, 7-12 метр тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәр дип фаразлана. Һаваның төнлә минималь температурасы – 0..-4, көндез исә максималь температура -2..+2 градус булачак. Юлларда бозлавык. Сак булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International