Шушы көннәрдә район балалар иҗат үзәгендә “Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестиваль – бәйгесенең муниципаль этабы узды. Фестиваль-бәйге ике яшь төркеменә бүленеп, анда кече һәм урта төркем укучылары талантлы гаилә, әдәби уку (проза, поэзия), "Туган ягым киңлекләре" фотоконкурсы, "Россия сувенирлары" ярминкәсе" номинацияләрендә үз сәләтләрен, осталыкларын күрсәтте. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга дипломнар, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.