24 март көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар белән иң элек сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары күрешеп сөйләште. Җыелышның гомуми өлешендә башлангыч сыйныф укытучысы Ф. Хафизова “Без балага ничек ярдәм итә алабыз?” темасына чыгыш ясады. Директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Ф. Гардисламова ата-аналарны өченче чирек йомгаклары, уку сыйфаты белән таныштырды. Мәктәп директоры М. Хәбибуллин ата-аналарга мәктәп тормышы, алда торган бурычлар хакында сөйләде.