Яңа Кормаш мәктәбе укучылары Кошлар көнен билгеләп узды

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

23 март көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Кошлар көне үткәрелде. Укучылар, ике командага бүленеп, кошлар турындагы белемнәрен искә төшерде, төрле ярышларда көч сынашты. Әтиләре белән бергә ясаган кош ояларын, сыерчыклар кайтуга элеп куярга дип, өйләренә алып кайтып киттеләр. Ә киләсе елга ясаячак кош ояларын мәктәп янындагы агачларга беркетергә сүз куешты алар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International