Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап күргәзмәсе оештырды

2018 елның 23 марты, җомга

25 март - мәдәният хезмәткәрләре  көне. Шул уңайдан район үзәк китапханәсендә “Мәдәният мәйданы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәнең күптөрле бүлекләре дә бар. Монда татар театрының бай тарихын, татар музыкасының үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган китаплар урын алды. Шулай ук халык артистлары, районыбыз җирлегеннән чыккан мәдәният хезмәткәрләре турында шактый мәгълүматлар табарга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International