18 марттан юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш керде. Бу кагыйдә буенча, һәр машина йөртүченең багажнигында яктылык кайтаргыч жилет булырга тиеш. Шәһәр читендә тәүлекнең караңгы вакытында машинадан чыкканда, ул шушы жилетны кияргә тиеш. Әгәр юлда күз күреме начар булса, бу кагыйдә көндез дә үз көчендә була.