Бүгенге көндә районыбыз территориясендә 6 янгын чыгу очрагы теркәлде. Шуларның бишесе шәхси секторда урнашкан мунчаларда чыкты һәм аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Анализлардан күренгәнчә, район территориясендә 2017 елны мунча яну очраклары барлык янгыннарның 41 процентын тәшкил итә. Җылыту мичләре белән эш иткәндә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, төтен чыгу юлларының дөрес ясалмавы яки аларның төзексезлеге аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Узган ел әлеге сәбәпләр аркасында Актанышта 18 янгын чыгу очрагы теркәлгән иде. Күпчелек гражданнар мунча миченең төтен чыгу юлын төзегәндә янгынга каршы булган махсус аралыклар калдыруны, гомумән, кирәк санамый. Төтен чыгу юлы белән түшәм арасына кимендә 50 сантиметр киңлектәге янучан булмаган материал куелырга тиеш. Җылыту мичен янучан төзелмәләрдән кимендә 26 сантиметр ераклыкта урнаштыру һәм әлеге аралыкны азбест материалдан ясалган чимал, махсус яндырылган кирпич белән бүлү зарур. Мич алдына 50х70 сантиметр озынлыкта калай куелырга тиеш. Әлеге калай мич авызыннан төшкән күмерне һәм очкынны янучан төзелмәләрдән аралау өчен кулланыла. Салкын вакытта мичләрне 1 - 1,5 сәгатьтән дә артык вакыт ягарга ярамый, яккан очракта 2 сәгатьлек тәнәфес ясау мөһим. Янып торган мичләрне караучысыз калдыру катгый тыела. Тик мичкә ягуны, шулай ук аны күзәтүне һич тә балаларга йөкләргә ярамый. Шул ук вакытта гражданнарның юеш утынны мич өстендә киптерүләре дә еш күзәтелә. Районыбыз территориясендә әлеге сәбәп аркасында янгын чыгу очраклары теркәлгәне бар. Махсус янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре буенча, мичнең авызы янучан булмаган махсус материалдан ясалган ишек белән ябылырга тиеш.
Статистика мәгълуматларыннан күренгәнчә, Тататарстан Республикасы территориясендә, шәхси секторларда елына якынча 2500 янгын чыгу очрагы теркәлә, бу барлык янгыннарның 80 процентын тәшкил итә. Янгыннарда ел саен якынча 120 кеше вафат була, 200 дән артык кеше төрле тән жәрәхәтләре ала. Төнлә чыккан янгыннар, күпчелек очракта, кеше үлеме белән тәмамлана. Йортлар махсус төтен чыгуны кисәтүче приборлар белән жиһазландырылган очракта, әлеге фаҗигаларны булдырмый калырга мөмкин. Алар йорт эчендә чыккан янгынны сизеп, махсус тавыш бирә башлый һәм күңелсез хәл тиз ачыклана. Республика программасы ярдәмендә районыбызда яшәүче ялгыз инвалидлар, күп балалы гаиләләр яши торган йортларга әлеге приборлар шулай ук урнаштырылды.
Бу приборларны махсус электр җиһазлары сатучы кибетләрдән алырга була. Алар «Крона» батарейкасы ярдәмендә эшли, махсур җайланма белән түшәмгә беркетелеп куела.
Хөрмәтле гражданнар! Үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булсагыз иде.
Марат Арсланов, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы.