22 март көнне үзәк китапханәдә Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.
Чарада мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче,тарихчы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗаниның тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде. Бәйрәмдә районыбыз мөхтәсибе имам Руслан хәзрәт Муртазин, районның мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә апа Закирова катнашты һәм тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә "Мәрҗани эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби викторинага йомгак ясалды, җиңүчеләргә китапханә директоры Ландыш Шәмсунова мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырды.