Газонга машинасын куйган шоферларны март ахырында штрафка тарта башлаячаклар

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Газонга машинасын куйган шоферларны тиздән штрафка тарта башлаячаклар.

ТР Президенты имзалаган закон март ахырында үз көченә керә. Штраф күләме физик затлар өчен – 2-3,5 мең сум, вазыйфаи затлар өчен – 5-20 мең, юридик затлар өчен 50-100 мең сум тәшкил итәчәк. Түләнгән штрафлар муниципаль бюджет фондына керәчәк. Газоннардан тыш, машиналарны балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны йөртү мәйданчыкларында, йортлар янындагы хуҗалык территорияләрендә, яшеллек булган башка урыннарда парковкалау да тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International