16 февраль көнне Меңнәр авыл китапханәчесе Л. Мотавалова мәктәпнең 2 һәм 4 сыйныф укучылары өчен Лев Толстой иҗатына багышланган чара оештырды. Балалар язучының берничә хикәясен кычкырып укыды һәм аның эчтәлеге, геройлары хакында фикер алышты.