Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе мәҗбүри нотариаль таныклык таләп итүче килешүләргә багышланган "Кайнар линия" уздырды. Казанда 4 сәгать дәвамында Идарәнең бүлек мөдире Галина Гончарова, ә республика районнарында территориаль бүлек җитәкчеләре телефон аша сорауларга җавап бирде. "Кайнар линия" дәвамында халык барлыгы йөзгә якын сорау белән мөрәҗәгать итте.