Чаңгы ярышына чакырабыз

2018 елның 20 марты, сишәмбе

24 март көнне "Бүләк" урманы аланында чаңгы ярышлары узачак. Әлеге ярышларның максаты: күмәк физкультура хәрәкәтен оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм көчле чаңгычыларны ачыклау. 

Ярышларда районның урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнаша ала. 

Җиңүчеләр, шулай ук призлы урыннарга ия булучылар район яшьләр, спорт һәм туризм бүлегенең грамотасы, медале белән бүләкләнәчәк. 

Барлык катнашучылар да, теркәлү узу өчен, 9.00 сәгатьтә "Лачын" чаңгы базасына җыелырга  тиеш. 

Ярышларның башлану вакыты 10.00 сәгатьтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International