Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында Минзәлә муниципаль районы беренчелегенә бадминтон буенча ярышлар үткәрелде. Ярышларда 2 командада 20 дән артык спортчы көч сынашты.
Актаныш бадминтончылары аеруча зур осталык күрсәтеп, югары уңышларга иреште. 15-17 яшьлекләр арасында Азамат Рахманов – 1, Гадел Насыйров – 2, Алина Харисова – 1, Гөльяр Әхмәтдинова 2 урыннарны яуладылар.
18-25 яшьлекләр арасында Ильяр Әхмәтдинов һәм Гүзәл Сергеевага тиңнәр булмады.
25-40 яшьлекләр арасында Рузил Тимеров һәм Маша Фәтхиева шулай ук 1 урыннарга лаек дип табылды.
41 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында Рөстәм Гарифҗанов һәм Наилә Салихова бүләкләү тантанасында иң югары баскычта булдылар.
Команда беренчелегендә дә 1 урынны актанышлылар яулады.
Җиңүчеләр һәм призлы урыннарга лаек булучылар грамота, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.