2017 нче елда Актаныш муниципаль районында хәрби исәпне алып бару буенча уздырылган конкурс кысаларында район комиссиясе тарафыннан 27 оешма һәм 10 авыл җирлеге тикшелгән иде. Конкурс нәтиҗәләре билгеле һәм җиңүчеләргә район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов Диплом тапшырды.
Муниципаль район оешмалары арасында:
1 урын - “Коммунсервис Актаныш” оешмасы (Җитәкчесе – Римма Кустова);
2 урын - Актаныш үзәк хастаханәсе (җитәкчесе Айдар Хәев);
3 урын - “ПМК +” оешмасы (җитәкчесе – Асыл Шәяхмәтов).
Авыл җирлекләре арасында:
1 урын - Иске Кормаш авыл җирлеге (авыл Башлыгы – Илшат Кәшбразыев);
2 урын - Югары Яхшый авыл җирлеге (авыл Башлыгы – Җәүһәрия Зиннәтуллина);
3 урын - Киров авыл җирлеге (авыл Башлыгы – Әнвәр Гафуров).
Хуҗалыклар арасында:
1 урын - “Нур” хуҗалыгы (җитәкчесе – Рәшит Харисов);
2 урын - “Алга” хуҗалыгы (җитәкчесе – Рәзиф Галләмов);
3 урын - “Нигез” хуҗалыгы (җитәкчесе – Дамир Җәлилов).