Марат Солтанов җиңү белән сөендерде

2018 елның 20 марты, сишәмбе

15 – 18 март көннәрендә Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрендә өстәл теннисы буенча Россиянең Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Әлеге ярышларда 16 төбәктән 2003 елгы һәм кечерәк яшьтәге 200 спортчы көч сынашты.

Актаныш спорт мәктәбендә тәрбияләнгән, хәзер Казанда олимпия резервы училищесында укучы Марат Солтанов Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясап, мактаулы III урынны яулады.

Аңа Славянск на Кубани шәһәрендә апрель аенда үтәчәк Россия беренчелегенә юллама тапшырдылар. Бу хакта әтисе һәм остазы Булат Солтанов хәбәр итте һәм янә бер күңелле яңалык белән уртаклашты ул: бүген, ягъни 20 март көнне Марат 15 яшьлек кечкенә генә юбилеен каршылый. Котлыйбыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International