20 март көнне 7 сәгать 20 минутта "Татарстан радиосы" дулкынында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең бүлек җитәкчесе Галина Гончарова белән әңгәмә уздырылачак. "Яңа көн" тапшыруы кысаларында дәүләт теркәүчесе кайсы очракларда килешүләрнең нотариаль формасы мәҗбүри икәнлеге хакында чыгыш ясаячак.
Казанда "Татарстан радиосы" 99.2 FM ешлыгында эфирга чыга.
ТР буенча Росреестр Идарәсенең матбугат хезмәте.