Актанышта сайлау тиешле дәрәҗәдә узды

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

18 мартта узган сайлаулар елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы булып тарихка кереп калыр. Бу көнне без, ил язмышы, аның якты киләчәге өчен тавыш биреп, Россия Президентын сайладык. Актаныш муниципаль районы сайлаучылары бу юлы да әлеге сәяси чарада актив катнашып, илебезнең киләчәгенә битараф булмауларын тагын бер тапкыр раслады.

Райондагы 47 сайлау участогында да иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык хөкем сөрде. Авыл халкының күбесе сайлауларны зур мөһим вакыйга һәм бәйрәм итеп кабул итә.  Җирлекләрдәге сайлаучыларның яртысыннан артыгы көндезге сәгать 12гә тавыш бирергә килгән иде инде.

Гомумән, бу көнне районда 22658 сайлаучы тавыш бирде. Бу - барлык сайлаучыларның 97,71 проценты. Актанышыбыздан 20505 кеше Владимир Путин кандидатурасын яклады, бу 92,75 процент дигәнне аңлата. Башка кандидатлар өчен райондашларыбыз ничек тавыш бирделәр соң?

КПРФ кандидаты Павел Грудинин – 1022 (4, 62 процент);

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский - 232 (1,05 процент);

"Гражданская инициатива"н кандидат Ксения Собчак - 138 (0,62 процент);

"Россия гомумхалык берлеге"ннән Сергей Бабурин - 64 (0,29 процент);

"Яблоко" лидеры Григорий Явлинский - 46 (0,21 процент);

"Коммунисты России"дан Максим Сурайкин - 38 (0,17 процент);

"Үсеш партиясе" рәисе Борис Титов - 37 (0,17 процент).

Конституция буенча РФ Президенты 6 елга сайлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International