Балалар бакчасында кунакта

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яңа Әлем авылы китапханәчесе Айгөл Мөхәммәтдинова балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән очрашты. Балалар белән бергә яңа китапларга күзәтү ясадылар, әкият геройлары турында әңгәмә кордылар. Китапханәче апалары әйткән табышмакларга да кечкенәләр бик теләп җавап бирде. Шулай ук өйләрендә әниләре белән бергәләп укыр өчен китаплар да сайлады алар. Мондый күңелле дә, мавыктыргыч та аралашу сабыйлар күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International