Бүген, ягъни 19 март көнне Татарстанда көндез һава температурасы -5..-10 градус булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көндез явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана.
Иртәгә, 20 мартта, аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән аз гына кар, буран вәгъдә итә синоптиклар. Көндез аяз булачак. Төнлә һава температурасы -10..-15, көндез -3..-8 градус булачак.
21 мартта төнлә белән явым-төшемнәр көтелми, әмма көндез кар явачак, буранларга да мөмкин. Төнлә һава температурасы -11..-16, көндез -2..-7 градус булачак.