20 март көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе нотариаль таныклык таләп итүче килешүләр буенча "Кайнар линия" уздыра.
Казанлылар сорауларына (843) 255-25-71 телефоны аша ТР буенча Росреестр Идарәсенең бүлек җитәкчесе Галина Гончарова җавап бирәчәк.
Ә Татарстанның башка шәһәр-районнарында яшәүчеләр өчен "Кайнар линия" телефоннары Идарәнең рәсми сайтындагы "Гражданнар мөрәҗәгате" бүлегендә күрсәтелгән. Моның өчен rosreestr.tatarstan.ru сылтамасы аша сайтка керү кирәк.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең матбугат хезмәте.