Район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховның торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне белән котлавы

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм! Коммуналь тармак эшчәнлегеннән башка бүген районыбыздагы уңай тормыш шартларын күз алдына да китерү кыен.

Шунысы куанычлы: торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә елдан-ел уңай үзгәрешләр күзәтелә. Халык белән үзара бәйләнешләр җайга салына, урамнарыбыз һәм ишегалларыбыз яңартыла, фатирларыбыз тагын да җылырак һәм ямьлерәк була бара. Кешеләргә яшәү өчен уңай шартлар тудыру, предприятие һәм учреждениеләр, хастаханә, мәктәп һәм балалар бакчаларының тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итүдә тыгыз элемтәдә торучы мондый тармак башка юктыр, мөгаен.

Районыбызда мөһимнәрдән саналган әлеге тармакны үстерүдә керткән өлешләре өчен, бу өлкәдә хезмәт куйган барлык ветераннарга зур рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри традицияләрне дәвам итеп, намус белән хезмәт итүче, актанышлыларның ышанычын саклаучы һәркемгә рәхмәтләремне җиткерәм.

Куйган хезмәтегез, сайлап алган эшегезгә тугры булуыгыз, районыбыз халкының тормыш сыйфатын яхшыртуда керткән өлешегез өчен зур рәхмәт. Җиңелләрдән булмаган хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, гаиләләрегездә шулай ук һәрвакыт җылылык һәм ямь хөкем сөрсен!

Ихтирам белән, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов". 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International