17-18 март көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда милли көрәш буенча яшь егетләр арасында Россия беренчелегенә ярышлар оештырылды.
Әлеге бишенче юбилей ярышлары 17 март көнне иртәнге 9да башланып китсә, хәлиткеч очрашулар бүген, ягъни 18 мартта узды. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән командалар катнашты. Бәйге 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында үтте.
Ярышларда үз көчен сынаган Актаныш егетләре дә зур уңышларга иреште. Илназ Шәмсиев (55 килограмм авырлыкта), Раббани Нургалиев (60 килограмм авырлыкта) беренчелекне яулап, Россия чемпионы исеменә лаек булдылар.