Татарстан Республикасы мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин көннең беренче өлешендә үк Актаныш муниципаль районындагы 621нче сайлау участогында Россия Федерациясе Президенты өчен үз тавышын бирде.
-Россия Президентын сайлауларда катнашып, без илебезнең алдагы язмышын хәл итәбез. Сайлаучыларыбыз, лаеклы дип санаган кандидат өчен тавыш биреп, гаиләләренең, балалар һәм оныкларының киләчәге өчен битараф түгеллеген раслар дип ышанам, - диде ул.
Фото Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге сайтыннан алынды.