Иске Богады авылы китапханәсендә, бөек рус язучысы Л. Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан оештырылган, “Мин янәдән Л. Толстойга мөрәҗәгать итәм” дип исемләнгән республика акциясе кысаларында, укучылар өчен Л. Толстой әсәрләрен өйрәнү уздырылды. Чараны әзерләүчеләр тарафыннан кычкырып уку, аның соңында укыганнарны анализлау, ә бишенче сыйныфлар өчен уку сәгате узды. Китапханәче Толстойның тормыш юлы, әсәрләре белән таныштырды. Язучының “Кавказский пленник”әсәрен укучылар рольләргә бүлеп укыдылар. Соңыннан кроссворд сорауларына җаваплар бирделәр. Чара презентация белән барды.