Район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән очрашты

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән очрашты, аларның теләк – тәкъдимнәрен, фикерләрен тыңлады, әлеге өлкәдә торган беренчел бурычларга да тукталды.

Алар исә – үлем дәрәҗәсен киметү, халык санының тотрыклы үсешенә ирешү. Моның өчен грамоталы дәвалау гына җитми, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, профилактик эшнең яңа формаларын эшкә җигү дә кирәк. Пациентларга карата ягымлылыкны, игътибарлылыкны көчәйтү,  хезмәткәрләрнең һөнәри белемнәрен һәм категорияләрен күтәрү дә мөһим.

–Тормыш яңа бурычлар куя, аларны хәл итүгә яңача якын килү таләп ителә һәм без сезгә бу юнәлештә зур өметләр баглыйбыз. Элекке медицина белән хәзергесен чагыштырганда, аерма бик зур. Бүгенге медицина бик күп авыруларга, вирусларга каршы көрәшә һәм шактый гомерләрне саклап кала. Сезнең һөнәр – чиксез игелек һәм шәфкатьлелек таләп итә торган көндәлек батырлык ул. Күңел юмартлыгы, кешелеклелек – чын медицина хезмәткәрләренә кирәкле бәяләп бетергесез сыйфатлар.

Район үзәк хастаханәсе коллективы зур һәм эшне тиешле дәрәҗәдә алып барасыз. Яшьләребезнең районга кайтуы да бик сөенечле. Аларны яклаган төрле программалар уңышлы эшли.

Сез — кеше гомере сагында торучылар. Йөрәгегездә һәрвакыт җылылык булсын, - диде Энгель Фәттахов үз чыгышында.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International