Машинаны теркәү өчен интернет аша язылсаң, 30 процент ташлама ясала

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Электрон хезмәтләр тормышыбызда көннән-көн күбрәк кулланыла. Автомототранспортны теркәү өчен дә ЮХИДИ бүлекчәсенә интернет аша язылырга була. Дәүләт хезмәтләре порталына (gosuslugi.ru) электрон вариантта гариза тапшырып, тиешле вакытта ЮХИДИ идарәсенә киләсе генә кала.

Шунысын да искәртеп үтик: машинаны теркәү өчен интернет аша язылган вакытта "электронная услуга" дигән бүлекне сайларга кирәк. Бу вакытта сезгә дәүләт пошлинасын түләгәндә утыз процент ташлама ясалачак. Мәсәлән, машинаны теркәү өчен дәүләт пошлинасы 2850 сум икән, ташлама белән ул 1995 сумга төшәчәк, ягъни 855 сум ташлама ясала.

Ә кайбер кешеләр "личное посещение подразделения Госавтоинспекции" дигән бүлекне сайлап ялгыша, чөнки бу очракта дәүләт пошлинасына ташлама каралмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International