Татарстанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI “Бәллүр каләм” бәйгесе игълан ителде. Бу хакта конкурсны оештыручы — Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.
Бәйгенең партнеры — Татарстан Журналистлар берлеге.
Конкурска эшләр Журналистлар берлеге бинасында (адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179, 3нче подъезд) «Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI “Бәллүр каләм” — “Хрустальное перо” конкурсына» билгесе белән 13 апрельгә кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 555−85−11, 555−76−03, 555−75−22