Яшь гвардиячеләр мәгариф ветеранын яз бәйрәме белән котлады

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә Яшь Гвардия оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары лаеклы ялдагы укытучы Светлана Әхмәтованы яз бәйрәме белән котлады. Әлеге мөгаллимә  гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мөхтәрәм зат. Бик күп еллар математика фәненнән белем бирә ул. Укыту эшчәнлегеннән тыш, пионер һәм комсомол оешмаларында да оештыру эшләре белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә дә, лаеклы ялда булуына карамастан, хәрвакыт хәрәкәттә, укучылары белән һәрчак элемтәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International