Бурсык авыл мәдәният йортында “Җирнең гүзәллеге - хатын-кыз” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Кичә матур, ихлас теләкләр, җыр - биюләр белән үрелеп барды һәм чәй табыны артында дәвам итте.