Татар Суыксуы авылы китапханәсендә “Язгы могъҗиза” дип аталган әдәби – уен кичәсе узды. Бәйрәм кунаклары, ике командага бүленеп, төрле конкурсларда катнашты. Китапханә залында да яз сулышы сизелә иде. Әлеге ел фасылына багышланган шигырьләр һәм җырлар һәркем күңеленә хуш килде.
Чара чәй табыны артында яхшы кәеф белән тәмамланды.