Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры – язгы чәчүгә дә аз вакыт калып килә. Аңа әзерлек эшләре, һәр елдагыча, көздән үк башланды. Бу эшкә нәтиҗә буларак, хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланып китте, һәм аның тәүгесе бүген, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында, “Әнәк“ агрофирмасында узды. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашты.
Әлеге өлкәдә таләпләр елдан-ел катгыйлана. Авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйле юл фаҗигаләре дә, кызганыч, еш кабатлана. Төзек булмаган яисә тиешле таләпләргә туры килеп бетмәгән техника белән юлга чыккан механизаторлар гаебе белән килеп чыккан юл фаҗигаләрендә гомерләре өзелгәннәрнең саны да аз түгел.
– Һәр фаҗига артында кеше факторы яисә техник төзексезлек тора. Әлеге техник күзәтүләр дә шушы кимчелекләрне булдырмау максатыннан оештырыла, төрле аңлату чаралары алып барыла. Безнең төп максат – тагылма коралларның, габариттан тыш техникаларны юлда хәвефсезлек таләпләренә китереп бетерү: арбаларга махсус яктырткычлар көйләү, тормоз системасының төзеклеген тәэмин итү, – диде үз чыгышында район дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов. Шулай ук, ул тиешле кәгазьләрнең тәртиптә булу зарурлыгын һәм эшкә кузгалыр алдыннан һәр механизатор медицина күзәтүе узарга тиешлеген дә ассызыклады.
– Үзегезнең генә түгел, юл йөрүче башкаларның иминлеге дә сезнең кулда. Шуңа да бу катгый таләпләрнең берсе, – дип искәртте Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов.
Нинди генә эшне алсаң да, авыл хуҗалыгы зур игътибар сорый торган тармак. Һәр чорның үз таләпләре, һәр эшнең үз тәртибе бар. Фаҗигаләргә юл куймый, һәркемгә дә язгы кыр эшләрен исән-имин башкарып чыгарга насыйп булсын.