7 март көнне Чалманарат авылы китапханәсендә "Язлар бүләге син, хатын - кыз!" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Иң элек авыл җирлеге Башлыгы Камил Әхмәтов хатын - кызларны язгы бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде. Укучылар тарафыннан әзерләнгән җырлы - биюле концертны да бәйрәмгә килүче һәркем җылы кабул итте. Кичә барышында хатын - кызлар төрле кызыклы конкурсларда катнашты, җырлап, уйнап күңел ачты.Кичә чәй табыны артында дәвам итте.