Актаныш "йолдызчыклары"ның чираттагы җиңүләре

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

10 – 11 март көннәрендә Минзәлә шәһәрендә “Йолдызлык – 2018” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Мәдәният йортында Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе һәм Мөслим районнарыннан “йолдызчыклар” балкыды.  Татарстан Президенты канаты астында узучы фестиваль быел унсигезенче тапкыр үткәрелә һәм аның шигаре – “Миллионынчы катнашучы”. Әлеге вакыт дәверендә нәкъ менә шулкадәр “йолдыз” фестивальдә чыгыш ясаган.

Ике көн дәвамында 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге катнашучылар вокал, бию һәм конферанс номинацияләрендә үз сәләтләрен күрсәтте. Районыбыздан исә 212 яшь талант дәрәҗәле жюри каршында имтихан тотты.

Фестивальнең жюри рәисе – Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясендә белем бирүче, профессор Зилә Сөнгатуллина, Мәскәү сәхнә тәҗрибәсе үзәге җитәкчесе, хореограф – куючы Владимир Аносов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова һәм башкалар балаларның һәр чыгышын игътибар белән күзәтте, бәя бирде.

Актанышыбыз “йолдызчыклары”, һәрвакыттагыча, үз югарылыкларын саклады һәм горурланырлык уңышларга иреште. Егет-кызларыбыз яулаган җиңүләр белән таныштырып үтәбез.

1 нче урын:

бию  сәнгате буенча: “Агыйдель” дәүләт җыр һәм бию ансамбле базасында урнашкан сәнгать мәктәбенең “Ак инеш” бию төркеме (җитәкчесе - Лилия Фәтхуллина);

җыр сәнгате буенча:  сәнгать мәктәбенең “Тамчы” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Лилиям Мостафина); Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбенең “Лачыннар” вокаль ансамбле (җитәкчесе  – Рәфидә Нуретдинова); сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатының “Ак нур” вокаль ансамбле (җитәкчесе - Әлфинә Файзуллина);

ялгыз җыр (соло номинациясе): Рузилә Сабирова, Айваз Галимов, Лилия Зиннурова (остазлары - Лилия Мостафина, Чулпан Басырова, Джон Мусин);

конферанс номинациясендә: Аяз Ялалов һәм Рафаэль Шәйдуллин (остазлары – Лилия  Ялалова).

2 нче урын:

бию  сәнгате буенча: балалар иҗат үзәгенең “Образ” бию төркеменең 1нче төркемчәсе (җитәкчеләре - Ниссо һәм Роман Миндияровлар); район сәнгать мәктәбенең “Бикматур” бию төркеме (җитәкчеләре - Айзирәк Локманова һәм Алия Димөхәмәтова);

җыр сәнгате буенча: район сәнгать мәктәбенең  “Умырзая”  вокаль ансамбле (җитәкчесе - Рәзидә Хаҗиева); Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбенең “Тургай” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Рәйлә Мисбахова);

ялгыз җыр (соло номинациясе): Раяз Фәхразыев, Альбина Газизова (остазлары – Гүзәлия Чекалина), Сөмбел Харисова (остазы – Джон Мусин), Ильмир Заһертдинов (остазы – Лилия  Мостафина), Әдилә Хөсәенова (остазы – Сирина  Исламова), Аяз Ялалов (остазы – Лилия Ялалова);

конферанс номинациясендә: Әдилә Шәмсиева (остазы – Ильвира Мөхәммәтҗанова), Равил Шәехов һәм Илназ Яхин (остазлары – Лилия Ялалова).

3нче урын:

бию  сәнгате буенча: балалар иҗат үзәгенең “Образ” бию төркеменең 2 нче төркемчәсе (җитәкчеләре - Ниссо һәм Роман Миндияровлар);

җыр сәнгате буенча: Гүзәл Салихова (остазы – Сирина Исламова); Сөмбел Газизова (остазы – Әлфинә Файзуллина).

Котлыйбыз һәм башкалабыз Казан сәхнәсендә дә зур җиңүләр телибез!

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International