Шушы көннәрдә Чуракай авылы мәдәният йортында Чуракай һәм Мөслим районының Әмәкәй авыллары хатын-кызлары катнашында күңелле чара үткәрелде. Биредә командалар тугыз төрле ярышта көч сынашты: үзең белән таныштыру, бишек җыры көйләү, бер әкиятне сәхнәләштерү, көйне тану, төп герое хатын-кыз булган бер китапны тәкъдим итү һәм башкалар. Әлеге бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды.