Яңа Җияш авылында яшәүче Нәҗип Зәйнуллин шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Аны әлеге гомер бәйрәме белән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләде. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.